Мин, Низамиев Дилюс Шамилович, 1991 елның 18 февралендә Балтач районы Түбән Кенә авылында тудым. Хәзерге вакытта Түбән Кенә урта мәктәбенең 8 классында укыйм. Спорт белән шөгыльләнергә яратам, бигрәк тә волейбол, баскетбол, хоккей төрләрен.Техниканы үзлегемнән өйрәнәм, машина һәм комбайн белән идарә итә беләм.Компьютер белән дә кызыксынам. Үземнең өйдә компютер бар,интернетка тоташкан. Аннан яңалыклар эзлим. Үзем кинолар, музыкалар яздырам. Мәктәптә “Оста куллар” түгәрәгенә бишенче елымны йөрим, агачтан бик күп әйберләр эшләдем һәм алар конкурсларда да катнашты. “Абага чәчәге” олимпиадасында мин икенче елымны катнашам һәм бик теләп сорауларга җавап әзерлим, чөнки сораулар эзләнүчәнлекне сорый , ә шуның нәтиҗәсе булып, мин бик күп белемнәр туплап калам. Абагачы дусларга уңышлар телим һәм миңа да хат языгыз, бик теләп аралашам.
Мин, Әхмәтова Әлфинә Илфат кызы, Балтач районы Таузар авылында 1990 елның 25 январендә тудым. Башта Таузар башлангыч мәктәбендә 1-4 классларны укыдым һәм хәзерге вакытта Кенә урта мәктәбендә 9 класста укыйм. Рәсем сәнгате, шигырьләр уку, язу, төрле конкурсларда катнашырга яратам. “Абага чәчәгендә” беренче тапкыр катнашам. Барылык катнашучыларга да зур уңышлар телим!
Мин, Галимҗанов Рамил Тәлгать улы, 1991 нче елның 5 нче мартында Татарстан Республикасы Балтач районы Таузар авылында тудым. Хәзерге вакытта Кенә урта мәктәбендә, 9 сыйныфта укыйм. 2004-2005 уку елында “Абага чәчәге олимпиадасында 8 класслар арасында I, 8-11ләр арасында III урынны алдым.
Мин, Зарипов Рәмиз Сәгыйтҗан улы, 1989 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы Балтач районында Кенәбаш авылында туганмын.1996 елда Кенәбаш башлангыч мәктәпнең 1 сыйныфына укырга кердем.Анда дүрт ел укыдым.2000 елда 5 сыйныфка Кенә урта мәктәбенә укырга төштем.Хәзерге вакытта шушы мәктәпнең 10 сыйныфында укыйм.
2004-2005 елда мин “Абага чәчге” олимпиадасында катнаштым һәм үземә бик күп белем тупладым.Быел да катнашырга уйладым. Абагачы дусларыма уңышлар телим.
«Абага чәчәге» олимпиадасын оештыручы һәм сайт авторы:
(C) Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе укытучысы Рәфхәт Зарипов.