Мин, Сәйфуллина Раушания Рифатовна, Балтач районы Салавыч урта мәктәбенен 8 «А» классында укыйм. Мәктәптә «Бию» һәм «Оста куллар»тугәрәгенә йөрим. Буш вакытларда бәйләү эшләре белән шөгыльләнергә һәм музыка тыңларга яратам. Кичләрен яраткан «Обреченная стать звездой» сериалын карарга яратам.
Мин, Әминова Гөлинә Мансуровна, Балтач районы Салавыч урта мәктәбенең 11нче сыйныфында укыйм. Мин үлчәү йолдызлыгында тудым , кешеләр белән аралашырга ,күңелле кичәләрдә катнашырга , пешерергә, волейбол уйнарга яратам. Киләчәктә үземә ошаган профессия сайлап, кешеләргә ярдәм кулы сузарга телим. Бигрәктә буш вакытта КВН, «Кривое зеркало» карыйм. Рус җырчыларыннан : Билан, Губин ,Витас, Н.Малинин, Валерия, Стас Пьеханы тыңларга яратам.
Мин, Габдрахманова Гөлзинә Нурисламовна, Балтач районы Салавыч урта мәктәбенең 11 сыйныфында белем алам. Мин арыслан йолдызлыгында тудым. ?земнең буш вакытымда матур һәм кызыклы китаплар укырга, бәйләргә, гөлләр үстерергә, тәмле ризыклар пешерергә, волейбол уйнарга яратам. Мин кешеләрдәге икейөзлелекне , дорфалыкны, хөрмәт итмәүчеләрне яратмыйм. Миңа бигрәктә рус , атар, чит ил артистларының җырлавы ошый.Ә
Артистларга килгәндә Дима Билан, Валерия, «Чай вдвоем», Стас Пьеха, Илнар Сәйфиев, Гөлназ һ.б. охшый.
«Абага чәчәге» олимпиадасын оештыручы һәм сайт авторы:
(C) Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе укытучысы Рәфхәт Зарипов.