Олимпиаданы Балтач район мәгариф бүлеге «Хезмәт» һәм «Азьлане» газеталары белән берлектә районыбыз мәктәпләренең сәләтле укучылары өчен үткәрә
Беренче бит Нигезләмә Биремнәр Нәтиҗәләр Сезнећ тәкъдим
1-страница Положение Задания Архив Почта
Оештыручылар Фотоальбом Татар дљньясы Балтач тљбәге Котлаулар
Бу биттә сез «Абага чәчәге» олимпиадасын оештыручылар турында мәгълњматлар таба аласыз.
      Олимпиада районыбыз мәктәпләренећ сәләтле балалар љчен 2000 елныћ октябрендә оештырылган иде. Олимпиаданы оештыру љчен ић беренче булып район хакимиятенећ мәгариф идарәсе башлыгы Вакиф Мансур улы Зәкиев һәм «Хезмәт» газетасы редакторы Нурулла Галиевтән тәүге фатиха алынды.
      Беренче сезон йомгаклары буенча җиңүчеләргә бүләкләрне «Балтач Сельхозтехникасы» (ул вакытта директоры Гыйльфан Әшрәфҗанов), «Хезмәт» газетасы, район яшьләр бүлеге (ул вакытта җитәкчесе Рамил Шакиров) һәм районыбызның Хезмәт Герое Рим Зарипов (шәхси бүләкләр) бирде. Алга таба олимпиада эшчәнлеге район хакимияте тарафыннан хупланды. Бүләкләүләрне район мәгариф бүлеге һәм газета редакциясе дәвам итте.

      Ел саен «Абага» мәктәбе аша йөзләрчә укучылар үтә. «Абага чәчәге» олипиадасы эше Татарстан мәгариф министрлыгы тарафыннан да яклау тапты. Эшчәнлек өчен лицензия бирелде. Олимпиада эшчәнлеген «Мәгариф» журналы, «Мәгърифәт» һәм «Шәһри Казан» газеталары да яктырттылар. «Абага» 2002 елда беренче тапкыр Интернетка чыкты. «Абага» сайты «Татнет йолдызлары» бәйгесендә катнашты. «Азатлык» радиосы «Абага» эшчәнлеген бөтен дөньяга танытты. ТНВ телевидениесенећ «Семь дней» тапшыруы да њзенећ бер тапшыруында «Абага чәчәге» олимпиадасы эшчәнлегенә игътибарны юнәлтте.
      Олимпиада эшчәнлеген оештыруда, укучыларга биремнәргә җаваплар хәзерләњдә районыбыз мәктәпләренећ физика џәм информатика укытучылары нык ярдәм кулы суздылар. Мәктәп директорлары, директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре џәм башка фән укытучылары, укучыларныћ әти-әниләре, тљрле белгечләр џәм студентлар да безнећ абагачы укучыларныћ турыдан туры ярдәмчеләре булып торалар.
      Бу биттә сез нәкъ менә оештыручылар џәм абага эшчәнлегенә ярдәм итњчеләр турындагы мәгълњматлар белән таныша аласыз. Бу битләргә урнаштыру љчен сездән мәгълњматлар кљтеп калабыз. Битләр саны чикләнмәгән булачак.
            Мәгълњматларга рәхим итегез!       2бит   Битләр дәвам ителәчәк

Беренче бит Нигезләмә Биремнәр Нәтиҗәләр Сезнећ тәкъдим
1-страница Положение Задания Архив Почта
Оештыручылар Фотоальбом Татар дљньясы Балтач тљбәге Котлаулар

       «Абага чәчәге» олимпиадасын оештыручы һәм сайт авторы:
(C) Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе укытучысы Рәфхәт Зарипов. Октябрь 2005 ел.
Hosted by uCoz