Безнећ санагыч нәрсә књрсәтә:
«Абага чәчәге» олимпиадасыныћ бу сайты 2005 елныћ октябрь аенда тљзелә башлады џәм аныћ беренче бите 13 октябрьдә Интернетка куелды. Алга таба башка битләр дә эшләнә башлады. 2006 елныћ март башына сайт барлыгы 49 биттән тора. Аларда барлыгы 318 файл бар. Сайтныћ гомуми књләме 2876 кБ. Статистика мәгълњматлары буенча сайтка мљрәҗәгать итњчеләр тњбәндәгечә булды.
битләр саны буенча статистика:
2005 ел октябрьдә - 39,
ноябрьдә - 292(331),
декабрьдә - 454(785),
2006 ел гыйнварда – 686(1471).
февральдә - 522(1993).
мартта - 664(2657).
апрельдә - 1219(3876).
майда - 2825(4482).
Мәктәпләрдә сайтны бер ачкан вакытта аныћ белән берничә укучы танышкандыр дип санаганда, безнећ дусларыбыз артканнан арта бара. Безнећ сайтка рәхим итегез, дуслар! Тәкъдимнәрегезне язып калдырсагыз без бик шат булыр идеек.. Тәкъдимнәрне язганда мәктәпләр ппорталы буенча да хәбәрләр Интернет аша китә. Тњләњле карта кирәк тњгел. Шуны да истә тотыгыз.
|
«Абагачы»лар физикадан тђҗрибђлђр тђкъдим итђ
(25 май, 2006 ел)
Дњртенче турда «абагачы»ларның тђҗрибђлђр књрсђткђнен хђбђр иткђн идек. Бу тђҗрибђлђр белђн Сез дђ таныша аласыз. «Укучылар эше» дигђн биттђ финал ярышларына њткђн укучылар тарафыннан књрсђтелгђн тђҗрибђлђрнең 43е белђн таныша аласыз. Кайбер тђҗрибђлђрне кызыксынып њзегез ясап карасагыз да начар булмас. Тђҗрибђлђр арасында мђктђптђге физика приборларын кулланмыйча, кул астында булган иң гади ђйберђрне файдаланып та књрсђтелђ торган тђҗрибђлђр бар. Рђхим итегез!
“Абага”ның йомгаклау дђресе
(7 май 2006 ел)
Апрель кояшы язгы нурларын сипкђн бер кљндђ абагачылар Балтач гимназиясенђ җыйналдылар. Биредђ йомгаклау туры њтте.
Финалга 46 укучы њткђн иде. Шуларның 43 е бирегђ килде һђм ярышларның беренче этабында һђрбер катнашучы сђхнђдђ физикадан тђҗрибђ књрсђтте. Тђҗрибђ компьютер ярдђмендђ экранга да проекциялђнде. Ярыш бик кызу барды. Тђҗрибђлђргђ бђяне 5 укытучы составындагы махсус комиссия бирде. Тђҗрибђлђр љчен иң югары балларны тњбђндђге укучылар алды.
6-8 сыйныф: Милђњшђ Хђйруллина (Бљрбаш) – 22, Олег Николаев (Урта Кљшкђт) – 19, Рљстђм Хђйруллин (Бљрбаш) – 17, Лђйсђн Хђйруллина (Бљрбаш) – 17, Алсинђ Муллагалиева Пыжмара) – 17, Индира Гимадиева (Салавыч) – 16, Раилђ Нуриева (Пыжмара) – 16, Раушания Сђйфуллина (Салавыч) – 16, Лилия Шђйхетдинова (Бљрбаш) – 15.
9 сыйныф: Милђњшђ Мифтахова (Борбаш) -36, Юрий Чеботарев (Куныр) – 32, Фидилђ Нђкыйпова (Салавыч) – 30, Гњзђл Вђлиуллина (Пыжмара) – 27, Алмаз Сабирҗанов (Бљрбаш) – 26, Рамил Галимҗанов (Кенђ) – 24, Фђнзил Шђрђфетдинов (Куныр) – 24.
10 сыйныф: Марат Нурмиев (Бљрбаш) – 36 , Фђнис Галимуллин (Бљрбаш) – 30, Фђнил Фазылҗанов (Смђел) – 29, Алисђ Корбангалиева (Бљрбаш) – 24.
11 сыйныф: Финзия Закирова (Бљрбаш) – 30, Айзат Ибраһимов (Тњнтђр) – 30, Гљлзинђ Габдрахманова (Салавыч) – 27, Гљлинђ Әминова (Салавыч) – 23.
Ярышларның беренче этабын њтеп ел башыннан иң књп балл туплаучылар ярышның икенче этабына њттелђр һђм информатикадан билетлар буенча сорауларга җавап тоттылар. Иң тулы һђм иң дљрес җавапларны тњбђндђге укучылар бирде:
8 сыйныф: Милђњшђ Хђйруллина (Бљрбаш) – 22, Лилия Шђйхетдинова (Бљрбаш) – 8.
9 сыйныф: Юрий Чеботарев (Куныр) – 40, Фђнзил Шђрђфетдинов (Куныр) – 40, Милђњшђ Мифтахова (Борбаш) -34, Рамил Галимҗанов (Кенђ) – 20,.
10 сыйныф: Марат Нурмиев (Бљрбаш) – 20 , Фђнис Галимуллин (Бљрбаш) – 17, Фђнил Фазылҗанов (Смђел) – 16.
11 сыйныф: Финзия Закирова (Бљрбаш) – 9.
Ниһаять гомуми нђтиҗђлђр игълан ителде. Нђтиҗђлђр битендђ сез барлык укучыларның да эш нђтиҗђлђрен карый аласыз. Һђр класста тњбђндђге укучылар җиңњ яуладылар:
8 сыйныф: Рљстђм Хђйруллин (Бљрбаш) – 192 балл - 1 урын
Лилия Шђйхетдинова (Бљрбаш) – 176 балл – 2 урын
Милђњшђ Хђйруллина (Бљрбаш) – 170 балл – 3 урын
Дилюс Низамиев (Кенђ) – 168 балл – 4 урын. Дилюс авырып больницада яту сђбђпле 4-тур ярышларына катнаша алмады. Алдагы тур нђтиҗђлђре буенча ул беренчелектђ барды. Бу турда катнашкан очракта ул мљгаен беренче урынны алган булыр иде. Нишлисең бит “Абага” нигезлђмђсе буенча укучының 4 турда њзе катнашуы шарт булып тора.
9 сыйныф: Юрий Чеботарев (Куныр) – 221 балл – 1 урын
Милђњшђ Мифтахова (Борбаш) -205 балл – 2 урын
Рамил Галимҗанов (Кенђ) – 204 балл – 3 урын
Фђнзил Шђрђфетдинов (Куныр) – 193 балл – 4 урын.
10 сыйныф: Марат Нурмиев (Бљрбаш) – 209 балл – 1 урын
Фђнил Фазылҗанов (Смђел) – 196 балл – 2 урын
Фђнис Галимуллин (Бљрбаш) – 194 балл – 3 урын
11 сыйныф: Финзия Закирова (Бљрбаш) – 197 балл – 1 урын
Айзат Ибраһимов (Тњнтђр) – 154 балл – 2 урын
Гљлзинђ Габдрахманова (Салавыч) – 108 балл – 3 урын
Район мђгариф бњлеге беренче призерларга 250 сумлык, икенче пизерларга 200 сумлык, љченче призерга 150 сумлык, дњртенче призерларга 100 сумлык бњлђклђр һђм Дипломнар тапшырды. Калган катнашучылар кызыксындыру призларына ия булдылар.
Ахырдан “Хезмђт” газетасы редакциясе абсолют батырларны билгелђде:
Беренче абсолют батыр Куныр мђктђбенең 9 сыйныф укучысы Юрий Чеботарев 300 сум акчалата бњлђккђ лаек булды.
Икенче абсолют батырлар Бљрбаш мђктђбенең 10 сыйныф укучысы Марат Нурмиев һђм шул ук мђктђпнең 9 сыйныф укучысы Милђњшђ Мифтахова һђрберсе 200 ђр сум акчалата бњлђккђ лаек булдылар.
Өченче абсолют батырлар Кенђ мђктђбенең 9 сыйныф укучысы Рамил Галимҗанов, Смђел мђктђбенең 10 сыйныф укучысы Фђнил Фазылҗанов һђм Бљрбаш мђктђбенең 10 сыйныф укучысы Фђнис Галимуллин һђрберсе 100 ђр сум акчалата бњлђккђ лаек булдылар.
Шулай итеп, 2005-2006 уку елында “Абага чђчђге” олимпиадасында барлыгы 86 укучы катнашты. Шулардан 46 укучы финалга њтте. Мђктђплђр буенча: Бљрбаш – 18, Салавыч – 8, Пыжмара – 5, Урта Кљшкђт – 4, Нљнђгђр – 3, Куныр, Тњнтђр, Кенђ – 2 шђр, Смђел, Шеңшеңђр – 1 ђр укучы. Финалга њтмђгђн, ђмма алдагы турларда укучылары катнашкан мђктђплђр: Алан, Карадуган, Чутай.
“Абага чђчђге” олимпиадасы катнашкан барлык укучыларга, укучыларны хђзерлђгђн югарыда саналган мђктђплђрнең информатика-физика укытучыларына һђм мђктђп җитђкчелђренђ, шулай ук материалларны яктыртып барган район газетасы редакторы Нурулла Галиевкђ, редакция хезмђткђрлђренђ, олимпиаданы оештыруга ярдђм иткђн РОО методисты Гљлсинђ Гатауллинага, Интернетта “Абага форумын” оештыруда зур булышлык књрсђткђн студент Раниль Шђрифҗановка, 4 турны оештыруга ярдђм иткђн Балтач гимназиясе җитђкчелђренђ зур рђхмђт белдерђ.
Форум йомгаклары
(15 апрель 2006 ел)
Љченче турныћ информатикадан биреме Интернетта форумда катнашу буенча иде. Форумда барлыгы 4 бит ачылды. Һәрбер биттә 19 бњлек, шуларда барлыгы 428 язма пәйда булды. Һәрбер язманы Интернет число, сәгать, минут, хәтта секундлар белән теркәп барган. Кайбер язмаларны искә алмаганда, барлык язмаларныћ исем фамилияләре џәм мәктәбе теркәлгән. Берничә кыз исемнәрен генә язу сәбәпле, кайсы фамилиядәгесе икәнен генә ачыклау кыенлык тудырды.
428 язманыћ шактый љлеше кабатланган. Бер њк язманы берничә тапкыр яздыру очраклары да бар. Бер язмада берничә сорау яки берничә җавап булган очраклар да аз тњгел. Гомумән, укучылар актив катнашканнар. Форумда барлыгы 32 укучы катнашкан. Шуларның 18 е Борбаш мђктђбеннђн иде. Кабатланып килгән сораулар џәм мәгънәсе булмаган сораулар исәпкә алынмады. «Таза сорау»ларныћ саны 559 тәшкил итте. Шул сорауларның 466 сы Бљрбаш мђктђбеннђн иде. Бљрбашлылар њтђ тырыш булганнар. Молодцы! Барлык җавапларның яртысын (162) Бљрбаш укучылары биргђн. Ић књп сорау бирњче булып тњбәндәге укучылар танылдылар: Лилия Шәйхетдинова (121), Ландыш Корбанова (89), Рљстәм Хәйруллин (55), Айгиз Мићнемуллин (43), Ансар Әхмәтҗанов (28), Дилюс Низамиев (25), Миләњшә Мифтахова (24), Ләйсән Хәйруллина (23), Юрий Чеботарев (20), Риназ Мићнемуллин (18), Фәнзил Шәрәфетдинов (16) џ.б. Бер таза сорау язган љчен 0,3 балл исәпләнде.
Җаваплар да књп џәм књптљрле иде. Дљрес џәм тапкыр җаваплар гына саналды. Бер сорауга бирелгән җаваплар бертљрле булганда, аныћ ић беренче булып (сәгате, минуты буенча) язылганы гына исәпкә алынды. Җаваплар тљрле вариантта булганда, башка җаваплар да искә алынды. Кайбер җаваплар сорау бирелгән бњлеккә язылмаган. Андый җаваплар сорау бирелгән бњлектә булмаган очракта гына саналды. Шулай итеп, форумда язылган җаваплардан барлыгы 347 җавап исәпкә алынды џәм џәр җавап љчен 0,6 балл исәпләнде. Бик тапкыр џәм тирән эчтәлекле кайбер җавапларга балл ике тапкыр арттырып куелды. Ић књп сандагы дљрес җаваплар тњбәндәге укучыларныкы дип табылды: Рамил Галимҗанов (54/54), Дилюс Низамиев (46/46), Рљстәм Хәйруллин (27/21), Айзат Ибраџимов (25/23), Фаил Хәкимов (21/17), Ландыш Корбанова (20/18), Риназ Мићнемуллин (19/14), Лилия Шәйхетдинова (15/8), Фәнис Галимуллин (15/6), Юрий Чеботарев (14/14) џәм башкалар.
Башка мәктәп укучылары сорауларына бирелгән џәр җаваплар да искђ алынды. Мондый җаваплар алдагы исемлектә вакланма сызыгыннан соћ тора. Болардан тыш, форумда катнашкан џәр укучыга 10 балл бирелде. Олимпиаданыћ гомуми шарты буенча, бу бирем љчен максималь 30 балл каралганлыктан, гомуми баллары 30 дан артып киткән очракта, бу сан 30 белән тњгәрәкләнде.
Кара Књлдђн Караибка кадђр
Караиб дићгезе Ќир шарыныћ “теге ягында”. Балтачныћ Кара Књле янында Ќирне бораулый башладык та, туп-туры Караиб дићгезенђ килеп чыктык, ди. Ничђ чакрым юл њттек тђ, безнећ “сукмагыбыз” Ќирнећ њзђгеннђн ничђ чакрымга читлђште? Бу сорауга ќавап эзлђњне алдагы биремнђргђ калдырыйк.
Ђлегђ 9 сыйныф укучылары тњбђндђгелђрне ачыклаганнар. Дљньяныћ тљрле почмакларында Кара сњзе белђн башланган мећлђгђн атама бар. Кариб дићгезе дђ чынлыкта Кара сњзеннђн башлана. Академик Ђбрар Кђримуллин Америка индеецлары сљйлђшенећ бик књп татар-тљрки сњзлђре белђн аваздаш икђнен тапты. Кариб дићгезе Атлантик океандагы дићгезлђрнећ ић тирђне (5420м). Аныћ барлыкка килњенђ бик зур метеорит тљшњ сђбђп булу ихтималы зур. Џђрхђлдђ ул тимер-метеорит булгандыр. Тарту кљченећ ић зуры Ќирнећ магнит полюсына туры килђ. Ќирнећ полюсы элек шушы тирђдђ булган дип уйлыйлар.
Балтачныћ Кара Књл урынына тљшкђн метеорит књпкђ кечтеки булган. Ул таш-метеорит булырга мљмкин. Безнећ књл Татарстанда ић тирђннђрнећ берсе (28-30м). Формасы, суы салкын булуы, ландшафты да књлнећ метеорит табигатенђ дђлил. Районыбызныћ ветеран журналисты Мљбарђк ага Галиев язган ќыр текстын искђ тљшерик:
“Тау битендђ тњгђрђк књл,
Тњгђрђк књл — Кара Књл...” Композитор Ифрат Хисамов бу сњзлђргђ кљй язган. 60-70 елларда ђлеге ќыр Балтач яшьлђре арасында бик популяр булган:
“Ђй син шомлы Кара Књлем,
Сакла безнећ серлђрне...” Књлгђ карплар ќибђргђч кенђ яр буендагы тљнбоеклар юкка чыккан. Књл турындагы легендаларда мондыйлары да бар: “Ул башта Ялтра урманында булган. Бер явыз хатын “кирђкмђгђн” баласын књлдђ батырып юк итђргђ телђгђч, тљн эчендђ књл урынын њзгђрткђн...” “Икенче берђњ књлнећ чиста суында пычрак керлђрен чайкаган имеш...”
Кара Књл турындагы сорауга тљгђл ќавапларны ић беренче булып Кунырдан Юрий Чеботарев, Салавычтан Зилђ Абдуллина, Фидилђ Нђкыйпова ќибђрде. Пыжмарадан Гњзђл Вђлиуллина, Кенәдән Рамил Галимҗанов џђм Кунырдан Фђнзил Шђрђфетдинов ќаваплары да беренчелђрдђн килде. Укучылар Кара Књл турында “Хезмђт”тђ, “Мђдђни Ќомга”да, “Шђџри Казан”да, “Региональная экологическая газета”да тљрле елларда басылган мђгълњматларны да файдаланганнар.
“Айга сђяхђт” темасына укучылардан бик књп иншалар килде. Пыжмара мђктђбенећ 6 сыйныф укучылары Рђмзия Ђльтђпова, Милђњшђ Низаметдинова, Раилђ Нуриева язмаларыныћ џђрберсе њзенчђлекле. “Абагачы”лар Айдагы књренешлђрне џђм кичерешлђрне физика кануннарына нигезлђп, ђдђби калыпларга салып биргђннђр. 8 сыйныф укучылары: Бљрбаштан Лилия Шђйхетдинова, Салавычтан Индира Гимадиева, Раушания Сђйфетдинова, Пыжмарадан Алсинђ Муллагалиева, Бљрбаштан Ландыш Корбанова џђм башка бик књплђр зур иќади эш башкарганнар.
10 сыйныф укучыларына тђкъдим ителгђн тема књпкђ катлаулы иде: “Салкын планетада”. Њтђ тњбђн температурада физик матдђлђр џђм химик элементлар њзлеклђреннђн бик нык тайпылалар. Фђндђ -273,15?С температура ић тњбђне. Ул “абсолют нуль” дип атала. Бу халђттђ барлык матдђлђрнећ дђ диярлек молекулалар хђрђкђте туктала. Биремдђ “-300?С” дигђне провакацион сорау иде. Абсолют нульгђ якынайганда џава яки аныћ состав љлешен тђшкил итњче газлар: азот, кислород, водород (џђрберсе њзгђ температурада) башта сыек хђлгђ килђ, аннары каты хђлгђ (“боз”га) ђверелђ. Монда ић “чыдамы”: гелий газы.
Ић кызыгы шунда: тњбђн температурада њткђргечлђрнећ электр каршылыгы кими, хђтта берчак кинђт юкка да чыга. Каршылыкныћ нуль булуы электротехникада гаять зур нђтиќђлђр бирђ. Бу књренеш — њтђњткђрњчђнлек дип атала. Ђлеге юнђлештђге фђнни проблемаларны чишњ љстендђ безнећ якташыбыз, физик-теоретик, академик Гыйниятулла Хђлиуллин да књпкырлы эш алып бара. Аныћ тљп эш урыны Казанда. Ђмма ул књп еллар дђвамында Германиядђге фђнни-тикшеренњ институтында шљгыльлђнђ. Вакыты-вакыты белђн Япониягђ, Кљньяк Кореяга, Америкага, Англиягђ барып, шушы юнђлештђ эшлђњче галимнђр белђн фикерлђшђ. Ђле књптђн тњгел генђ Австралиядђн кайтты. Фђнне њстерњ љчен ил чиклђрендђ бернинди киртђлђр дђ юк.
Беренче апрельгђ кадђр бу биремгђ ић тљгђл џђм тулы ќавапны Бљрбаш мђктђбеннђн Марат Нурмиев, Смәелдән Фәнил Фазылҗанов, Тњнтәрдән Фаил Хәкимов ќибђрде. Салавычтан Альмира Сабирќанова џђм Гљлчђчђк Фазлыеваныћ ќаваплары да югары бђялђнде.
Дњртенче тур апрель азагында кљтелә
(7 апрель 2006 ел)
Менә «Абага»ныћ финал ярышлары да якынлашты. Район мәгариф бњлеге планы буенча ул 28 апрельдә Балтач гимназиясендә њткәрелергә тиеш. Физика буенча љч тур нәтиҗәләре әзер инде. «Нәтиҗәләр» битенә кереп таныша аласыз. Форум буенча нәтиҗәләр 11 апрельдә алына. 15 апрельгә кадәр гомуми нәтиҗәләр чыгарылачак. Шул ук «Нәтиҗәләр» битендә финалга њтњчеләр дә књрсәтеләчәк.
Финалга њтњ љмете булган абагачыларга бњгеннән њк финал ярышларына хәзерләнә башларга тәкъдим ителә. Финал ярышлары ике этаптан торыр. Беренче этапта финалга њткән џәр укучы физикадан њзенећ сыйныф программасына кергән темалардан сайлап алып, нинди дә булса тәҗрибә хәзерләргә тиеш. Беренче этапта җићњчеләрдән (Һәр сыйныфтан 3әр укучы) икенче этапта информатика буенча кљч сынашачак.
Дњртенче турга хәзерлек буенча тәкъдим-књрсәтмәләр белән «Биремнәр» битенә кереп танышыгыз.
“Абага чђчђге”нђ кырау тљшми (23 март 2006 ел)
Районыбыз мђктђплђренећ физика џђм информатика фђнен сљюче яшь дуслары кыш буе “Абаганы” чђчђк аттырдылар. Хђзер икенче тур йомгакларын кыскача гына карап њтик.
8 сыйныф биремнђренђ ќаваплар арасында 6 сыйныфтан 3 џђм 7 сыйныфтан да 2 укучы эше бар иде. Укучылар физика законнарына бђйле тљрле тђќрибђлђргђ аћлатма биргђннђр. Књпчелек укучылар тђќрибђлђрне китаплардан гына књчереп калмаганнар, њзлђре дђ эшлђп караганнар. 6 сыйныфта физика фђне укытылмаса да, аларныћ бу фђн белђн кызыксынулары бик тђ куанычлы. Менђ кемнђр тђќрибђлђр буенча ић зур 25 балл алуга ирештелђр: Пыжмара мђктђбеннђн Рђмзия Ђлтђпова, Милђњшђ Низаметдинова (6 сыйныф), Бљрбаштан Рљстђм Хђйруллин (7 сыйныф). 8 сыйныф укучыларыннан урта кљшкђтлелђр: Татьяна Анисимова, Леонид Максимов, Олег Николаев; бљрбашлылар: Айгиз Миннемуллин, Ландыш Корбанова, Лилия Шђйхетдинова; Кенђдђн Дилњс Низамиев. Шушы ук укучылар компьютерда “Безнећ мђктђп”, “Безнећ љй”, “Безнећ авыл” темаларына бик матур рђсемнђр дђ ясап ќибђргђннђр. Шулай итеп алда аталган 10 укучы икенче тур љчен 50 шђр балл тупладылар. Алардан ђз генђ калышып, 48 ђр балл туплаучылар: Бљрбаштан Риназ Миннемуллин, Лђйсђн Хђйруллина, Фђйрњзђ Шђйхетдинова џђм Пыжмарадан Алсинђ Муллагалиева.
9 сыйныф укучылары да актив булдылар. 50 балл ќыеп Кенђдђн Рамил Галимќанов беренче урынга чыкты. Алмаз Сабирќанов (Бљрбаш) 49 балл, Юрий Чеботарев џђм Фђнзил Шђрђфетдинов (Куныр) 45 ђр балл тупладылар. Табигать књренешлђрен џђм физика законнарын чагылдырган бик књп рђсемнђр џђм аларга аћлатмалар алынды. Шул ук вакытта тугызынчылар сызым детальлђренећ каршыдан џђм љстђн књренешлђре сызымын компьютер ярдђмендђ эшлђгђннђр. Бљрбашлылар сызымны Паскаль телендђ башкарган булсалар, башка мђктђп укучылары исђ сызымнарын эшлђгђндђ “Живая геометрия” программасын кулланганнар. “Paint” редакторы кулланучылар да булган.
10 сыйныф укучыларына физикадан микродулкынлы мич турында мђгълњмат тупларга бирелгђн иде. Укучылар мондый мичлђр турында шактый эзлђнгђннђр џђм књп яћалык тапканнар. Кайбер љлкђн кешелђр микродулкынлы мичне хђзерге заман ачышы џђм аны нигездђ ашамлыклар пешерњдђ кулланалар дип ялгышалар. Мондый мичлђрнећ тарихы зур. Алар халык хуќалыгында 50 елдан артык хезмђт књрсђтђлђр инде. Зур књлђмдђ ќилђк ќимешлђр, югары сыйфатлы агач материаллары киптерњдђ, автомобильлђр шикелле тљрле техникаларны тышкы буяу эшендђ, хђтта асфальт юллардагы ярыкларны ямауда, медицинада ќылытып дђвалау приборларында, хђрби эштђ, тагын ђллђ кайларда алар безнећ илдђ дђ озак еллар буена хезмђт итђлђр. Укучылар мондый мичлђрнећ тљзелешен, югары ешлыктагы ток белђн эшлђњ тђртибен, файдалану кагыйдђлђрен тасвирлаганнар.
Унынчыларга шулай ук тљрле детальлђрнећ сызым кагыйдђлђре нигезендђ аксонометрик рђсемен компьютерда эшлђргђ кушылган иде. Бу бурычны да шактый укучы ќиренђ ќиткереп башкарган. Ић зур 58 баллны Смђелдђн Фђнил Фазылќанов туплады. Ул “Живая геометрия” пакетын кулланып 12 тљрле детальнећ аксонометриясен бик тљгђл итеп башкарган. Физика соравына да тулы ќавап биргђн. Бљрбаш укучылары алардан ђз генђ калышканнар: Марат Нурмиев 56 балл, Фђнис Галимуллин 53 балл алды. Салавыч кызлары Гљлчђчђк Фазлыева, Алмира Сабирќанова, Тњнтђрдђн Фаил Хђкимов, Бљрбаштан Алисђ Корбангалиева 50 шђр баллга ия булдылар.
Унберенчелђр физикадан мђсьђлђлђр чиштелђр џђм “Физик ачышлар” темасына компьютер презентациясе эшлђделђр. Беренче урынны 55 балл белђн Финзия Закирова (Бљрбаш), икенче урынны 50 балл белђн Айзат Ибраџимов (Тњнтђр) яулады.
Икенче турда барлыгы 52 укучы катнашты. Хђзерге вакытта абагачылар љченче тур биремнђрен башкаралар. Алда дњртенче — йомгаклау туры.
Форумныћ вакыты озайтылды (18 март 2006 ел)
Кайбер мәктәпләрдә Мәгариф Министрлыгыныћ прокси-серверы аша Форумга язмалар җибәреп булмый. Шућа књрә Форумныћ вакыты 10 апрельгә кадәр озайтыла. Физика биремнәренә җавапларны 1 апрельгә кадәр җибәрњегез сорала. Ә менә форумдагы язмалар турында баллар 10 апрельгә кадәрге дата белән исәпкә алыначак. Мәктәпнећ бушлай прокси-серверы аркылы мәгълњматлар җибәреп булмаганда Татателеком картасы сатып алырга кићәш итәм. Әмма ул картаны экономияле режимда файдаланыгыз. Башта бушлай сервер аша форумга кереп, сорауларны язып алыгыз. Аннары «Word» документы ачып, барлык тљр җавапларыћны шул биттә язарга кирәк. Аннары гына Таттелеком картасы ярдәмендә Интернетка керегез џәм форум битен ачыгыз. Тиз генә теге Word документыннан тиешле җавапны компьютер хәтеренә кисеп алыгыз. Аннары бу документны вакытлыча ябып, форумга җавабыгызны хәтердән књчереп салыгыз. Әнә шулай сез кыска вакыт эчендә зур књләмдәге мәгълњматны Интернет аша җибәрә аласыз.
Ућышлар телим.
6 март 2006 ел
Икенче тур нәтиҗәләре интернетка 6 март кљнне куелды. Ић беренче җаваплар февраль башында ук Пыжмара мәктәбеннән килгән иде. Кайбер мәктәпләрдән җаваплар февраль ахырына кадәр тоткарланды. Шућа књрә нәтиҗәләр њз вакытында куела алмады. Кайбер мәктәпләрдән укучылар җибәргән материаллар кайлардадыр адашып йљриләр. Мәсәлән ноябрь аенда Нљнәгәрдән Мљхәммәтгалиев Рамил җибәргән хатны мића редакциядә февраль аенда гына табып бирделәр. Шәфигуллин Илгизәр җибәргән эш бљтенләй табылмады. Әгәр дә биредәге нәтиҗәләр таблицасына кемнендер эшенә балл куелмаган икән, димәк ул мића килеп җитмәгән дигән сњз. Љченче тур язмаларын 1 апрельгә кадәр ышанычлы кешеләр аша њзвакытында җибәрњегезне сорыйм.
Кемнендер эше турында аћлашылмаучанлыклар килеп чыкса, 3-01-38 телефоны белән Рәфхәт абыйга шалтыратыгыз. Кыенсынып тормагыз. Ућышлар телим.
Љченче тур биремнәре буенча Интернета форум ни љчендер сњлпән бара. Активрак булыгыз. Фотоальбомга да љстәмә фотолар џәм мәгълњматлар куелды. Љйләрендә Интернет булган укучылар индивидуаль хат яки җавап бирњне сорыйлар. Кызганычка каршы мин җавапларны гомуми рәвештә генә бирә алам. Һәркемгә аерым хат яза алмыйм. Кемнәр мића њзләренећ электрон адресларын җибәргән булса, аларны фотоальбомдагы њзегез турындагы информация битенә урнаштырам. Фотоальбомдагы њзгәрешләрне карап торыгыз. Интернет аша њзара хәбәрләшегез. Дусларыгыз никадәр књбрәк булса, њзегезгә дә шулкадәр књћеллерәк булыр!
Baltasi.ru булырмы?
(10 февраль 2006ел.)
Интернет ул кара урман кебек. Њзећђ кирђкле мђгълњматныћ тљгђл адресын белмђсђћ, сђгатьлђр буена файдасызга адашып йљрерсећ. Тозакка элђгњећ дђ бар. Yandex, Rambler яки башка эзлђњ серверлары аша мђгълњмат эзлђп була. Ђмма Интернетта урнашкан берничђ йљз татар телендђге яки татар дљньясын яктырткан сайтлар белђн танышу љчен abaga2004.narod.ru сайты бик ућайлы. Монда “Татар дљньясы” бњлегенђ кергђч тђ, њзећђ кирђкле йљзгђ якын сайтка юнђлеш сайлап була. Ђйтик, милли китапханђ сайты аша Татарстан президенты сайтыннан башлап, Казан сайтларынныћ књпчелегенђ юл аласыћ. Аktanish.ru порталы аша бу районныћ авыл хуќалыгы, спорт, мђдђният џђм гомумђн бљтен эшчђнлеге белђн танышып була. Џђр мђктђпнећ њз сайты бар. Џђр авылныћ укытучылары эшчђнлеге яки терлекче-механизаторлары књрсђткечлђре дђ књз алдында.
Нефть чыккан районнарныћ Интернеттагы мђгълњмати активлыгы бу районнарныћ акчалы булуларыннан гына тњгел. Књћел итњ џђм алдынгы карашта булу — беренче чиратта. Безнећ районныћ да Интернетта мђгълњмати порталы булыр, ђлбђттђ. Абагачы укучыларыбыз килђчђктђ бу юнђлештђ њз љлешлђрен кертер. Бњген њк районыбызныћ Амил Нур, Ранил Шђрифќанов, Ришат Гыйбадуллин, Алмаз Фђйзрахманов, Алмаз Нђќипов, Ђюповлар кебек “Интернет кортлары” булу белђн горурланабыз. Аларныћ эшчђнлеген бал кортлары эше белђн чагыштыруым.
Моннан берничђ ел элек Шушмабаш егете Рузил Мљхетдинов татар яшьлђре љчен bulmas.ru дигђн сайт эшлђде џђм популярлык казанды. Бу ел башында исђ XAT.ru дигђн почта серверын куллануга бирде. Интернет электрон элетмтђсендђ дистђлђгђн почта серверы бар. Рузилнеке исђ татар хђрефлђре кулланып, хат ќибђрергђ мљмкин булган ђлегђ бердђнбере. Аныћ аша татарча язылган хатларны Россиянећ џђм дљньяныћ телђсђ кайсы ноктасына ќибђрергђ мљмкин. Билгеле, хатны алучы компьютерында татар хђрефлђре булу шарт. Электрон хатлар алмашуныћ конвертлы хатлар ќибђрњгђ караганда йљзлђрчђ тапкыр арзан џђм тиз булуын да искђртик.
Кайбер љлкђн кешелђр электрон хат ќибђрњ яки Интернеттан кирђкле мђгълњматлар эзлђњ љчен компьютерны яхшы белњ кирђк дип уйлыйлар. Бу џич тђ алай тњгел. Интернеттан мђглњмат эзлђњ ул китапханђгђ кереп китап, газета-журнал сайлау џђм алардан кирђкле мђгълњмат эзлђњдђн бер дђ кыен тњгел. Интернет колагына бер-ике тапкыр тотынып караган џђркем моћа инана.
Абага сайты аркылы кереп, татар телендђге газета-журнал мђгълњматлары, милли, мђдђни, дини сайтлар белђн дђ танышу аћсат. Baltasi.ru да якын килђчђктђ булыр дигђн љметтђ калыйк. Ђлегђ abaga2004.narod.ru сайтындагы “Балтач тљбђге” бњлегенђ керђ аласыз. Анда районыбыз турында кыскача мђгълњмат алгач, тљбђгебездђге 21 авыл џђм 23 белем учаклары турындагы битлђргђ телђгђнчђ юл тотасыз. Абага сайты “Котлаулар” бњлеге дђ ачып ќибђрде. Сезнећ электрон хат аша кадерле кешелђрегезгђ юллаган тђбриклђњлђрегез Интернет битендђ урын алачак. Шартларны Интенетка кереп укыгыз. Шунысы хак: Интернетта котлау урнаштыру тњлђњле тњгел. Фото яки чђчкђлђр белђн бизђгђн очракта да.
Җирнећ књчәре авышканмы? Беренче тур биремнәренә кыскача анализ џәм кыскача гына җавап вариантлары
(15 гыйнвар 2006ел.)
Бу заманда «авышмагын» нәрсә бар икән? 2004 елныћ декабрендә Тын океан ярларында кљчле цунами булды. Сәбәбе — океан тљбендәге бик кљчле җир тетрәњ. Соћыннан тикшеренњче галимнәр «җир асты пластлары бик нык авышкан, Җирнећ авырлык њзәге књчкән џәм књчәре дә авышкан» дип нәтиҗә ясадылар. Шунлыктанмы, планетабызда табигать шартларында да нык њзгәрешләр књзәтелә.
Без яшәгән авылда географик меридиан белән магнит меридианы арасындагы почмак књпме? Җирнећ књчәре «авышканын» аныћ аша белеп буламы? 10 сыйныф абагачыларына әнә шуны ачыкларга кушылган иде. Мәсьәлә шактый катлаулы. Аны санаулы укучылар гына башкарган: Фәнис Галимуллин, Алисә Корбангалиева, Марат Нурмиев, Илдар Шәрифуллин (Бљрбаш), Фәнил Фазылҗанов (Смәел).
Ул болай эшләнә. Җиргә вертикаль казык кагабыз џәм књләгәнећ ић кыска вакытындагы юнәлешен табабыз. Бу — чын тљшлек сызыгы. Шунда ук компас алып, компас угы юнәлешен билгелибез. Компас юнәлеше Җирнећ магнит меридианы, ә тљшлек сызыгы географик меридианы дигән сњз. Җир љстендә турыпочмаклы љчпочмак тљзеп, ике меридиан арасындагы почмакны тангенс аша табу математикага кайтып кала. Нәтиҗәдә Балтач тљбәге љчен бу почмак 11 градус тирәсендә килеп чыга (1 а рәсем).
Смәелдән Фәнил тәҗрибәне башкаруда њзгә ысул тәкъдим иткән. Ул болай эшләгән. Казык кагып, тљшкә кадәр бер моментта казыкныћ књләгәсен билгеләгән. Шул моментта вакытны да караган. Шул књләгә озынлыгында әйләнә дугасы сызган. Тљштән соћ, казыкныћ књләгәсе ул сызган дуганы кискән вакытны билгеләгән џәм кисешњ ноктасын билгеләп алган. Ике књләгә юнәлешендә барлыкка килгән почмакныћ биссектрисасын тапкан. (1б рәсем) Бу — тљшлек сызыгы. Билгеләнгән вакыт аралыгыныћ уртасын табып, чын тљш вакытын тапкан. Әнә шулай, џәр мәсьәләне чишњнећ берничә варианты була.
Хәзер астрономик белешмәләргә мљрәҗәгать итәбез. Анда болай диелгән: җирнећ кљньяк магнит полюсы координаталары (тљньяк географик полюстан ерак тњгел): тљньяк кићлектә 76 градус, кљнбатыш озынлыкта 101 градус. Тљньяк магнит полюсы координатлары (кљньяк географик полюстан ерак тњгел): кљньяк кићлектә 66 градус, кљнчыгыш озынлыкта 140 градус. Глобуста шушы нокталарны табабыз, без белән тишәбез џәм тимер чыбык ярдәмендә магнит књчәре њткәрәбез. Кабат астрономик белешмәгә игътибар итәбез. «Магнитик џәм географик меридиан арасында ић зур почмак 12 градус» диелгән. Глобусны пыяладан эшләнгән дип фаразлап, магнитик џәм географик меридианнар арасындагы почмакныћ нульгә тигез урыны — бу ике књчәрнећ бер турыга килгән урыны — җирнећ тљньяк ярымшарында якынча 100 градуслы меридианга чагышканын књрәбез. Себердә Красноярск тирәләре бу. Шунысы кызык: бу ике књчәр кисешмиләр. Чалышма турылар итеп караганда да аларныћ кисешњ ноктасы Җирнећ њзәгенә туры килми. Аћлашыла ки, бу ике књчәр арасындагы максималь почмак булган меридианны табу љчен 90 градус ка авышырга кирәк. Ул Европага туры килә. Якынча 10 градуслы меридиан. Бу Германия зонасында. Балтач меридианы исә 50 градус. Алдагы ике меридианныћ нәкъ уртасында. Шулай булгач, иске астрономик белешмә књрсәткән буенча, бездә ике меридиан арасындагы почмак та 6 градус тирәсендә булырга тиеш. Укучылар эшләгән тәҗрибәдә ул 11 градус килеп чыккан. Дљрес, җәй кљне шушы тәҗрибәне эшләп караганда, мин дә 11 градус дигән сан тапкан идем. Галимнәр Җирнећ књчәре авышу 1 градустан да кечкенәрәк булды дип язганнар иде. Галимнәр халыкны хафага салырга теләмәгәннәре, безнећ исәп-хисаплар тљгәл тњгелме, әллә башка сәбәпләрдә бармы? Магнит полюсларыныћ, шул исәптән магнит меридианыныћ да гел њзгәреп труы билгеле. Шућа књрә тљгәл генә нәтиҗә ясау кыен. Җир књчәренећ чыннан да авышканмы икәнен белњ љчен җир меридианын дљнья књчәре (Казык йолдыз юнәлеше) белән чагыштырып карарга кирәк. Тәҗрибәләрдә примитив алымнар кулланмыйча, тљгәл астрономик приборлар кулланылуы да бик мљџим.
Билгеле, кызыксынсагыз, укучылар ясаган гади тәҗрибәне кабаттан ясый аласыз. Тәҗрибәне хәтта љйдән чыкмыйча да ясап була. Кљньяктагы тәрәзә пыяласына вертикаль итеп 50 см лы кәгазь тасма ябыштырабыз. Нәкъ тљш чорында, (књләгәнећ ић кыска вакыты) љстәл љстендә књләгә юнәлешен сызып алабыз. Крмпас юнәлешен њткәргәндә шуны истә тотарга кирәк. Беренчедән компаска якын металл әйберләр булмасын (җылыту торбалары, љстәлнећ тимер љлешләре џ.б.) Икенчедән, тәҗрибәне магнит давыллары булмаган вакытта эшләргә кирәк. Югыйсә магнит давыллары булган сәгатьләрдә компас угы тирбәнеп утырырга ярата.
Абага биремендә тәҗрибә ярдәмендә чын тљш вакытын да билгеләргә кушылган иде. Балтач районы љчен, ул якынча 11 сәгать 48 минутка (кышкы вакыт) туры килә. Астрономиядә вакыт тигезләмәсе дигән тљшенчә бар. Шуныћ нигезендә чын тљш вакыты џәрбер урында ел дәвамында плюс-минус 15 минутка њзгәреп тора. Районныћ кљнчыгыш чиге белән кљнбатыш чиге арасы 30 км тирәсе булганлыктан, әлеге чын тљш вакыты кљнчыгыш чиктә кљнбатыштагыдан вакыт исәбе белән 2 минутка алдарак. Почмакча берәмлек белән бу аралык 30 минутка тигез.
Укучыларга кояшныћ тљш вакытындагы биеклеген табарга да кушылган иде. Ић кыска кљндә (22 декабрь) бездә ул 10 градус чамасы. Кљн-тљн тигезлеге кљннәрендә (21 март џәм 23 сентябрь) бу сан 33 градус тирәсендә. Кљн озынаюга барганда кояшныћ биеклеге 4 кљнгә 1 градус чамасы арта бара. Балтач районы тљньяктан кљньякка 45 км га сузылган булганлыктан, бер њк кљндә кояш биеклеге әйтик, Әтнәдә џәм Шодада ић кљньяктагы авылларныкы белән чагыштырганда 0,5 градуска кимрәк.
Аллы-гљлле капка шыр ачык, әмма кереп булмый
Салават књпере чыннан да табигатьнећ зур могҗизасы. Ул кояшлы яћгыр артыннан књренә. Џавадагы су тамчылары призма ролен њтиләр. Яктылыкны сындыралар, џәм Ньютон бабай әйткәнчә, спектр дип аталган, књренмә 7 тљскә таркаталар. Шуны да искәртергә кирәк, салават књпере књренмә 7 тљстән тыш, тагын әле књренми торган инфракызыл џәм ультрамиләњшә нурланышлардан да тора.
Яктылыкны тарктучы су тамчылары атмосферада тоташ була. Әмма бљтен џава тоташ салават књперенә манчылмый. Бары тик 42 градуслы биеклектә генә књренә ул. Кайвакытта гына икенчесе 52 градус биеклектә књзәтелә. Монысы беренчесеннән књпкә сњрән. Анысында тљсләре дә кире яктан урнашкан икән. Хикмәт шунда ки, салават књперенећ барлыкка килње яктылыкныћ џава-су, су-џава чикләрендә сыну џәм тулы кайтарылу законнарына нигезләнгән. Тулы кайтарылуныћ чик почмак дигән тљшенчәсе бар. Беренчел салават књпере кояш нурыныћ яћгыр тамчысы эчендә бер тапкыр гына кире кайтарылудан, ә икенчел салават књпере исә тамчы эчендә нурныћ ике тапкыр кайтарылуыннан барлыкка килње нәтиҗәсе (2а, 2б, 2в рәсемнәрне карагыз). Кояш горизонттан 42 градустан югары булганда, салават књпере књзәтелми.
Тугызынчылар арасында ић зур балл туплаучылар: Зилә Абдуллина, Фидилә Нәкыйпова (Салавыч), Иван Романов, Игорь Щербаков (Урта Кљшкәт). Икенче урында Рамил Галимҗанов, Алфинә Әхмәтова (Кенә), Гњзәл Вәлиуллина (Пыжмара), Адилә Әхмәтханова, Миләњшә Мифтахова, Алмаз Сабирҗанов (Бљрбаш), Булат Закиров (Нљнәгәр), Юрий Чеботарев (Куныр).
Супертабышмак сатам, кем ала?
Ић књп җаваплар 8 сыйныф укучыларыннан булды. Укучылардан 400 гә якын «супертабышмак» килде. Кызганыч, газета яки Интернет битләрендә аларны биреп бетерњ мљмкин тњгел. Алар барысы да диярлек рифмаларга салынган. Књпчелеген укучылар њзләре иҗат иткәннәр. Чишелеше бер њк, әмма бирелеше тљрле булган табышмаклар да књп. Җаваплары бик аћсат табыла торганнары да шактый. Башны эшләтә торганнары да җитәрлек. Җавабы кычкырып тормый торган табышмакларга югарырак бәя бирелде. Кайбер табышмакларны сез дә чишеп карагыз: «Ялт-йолт итәдер њзе, юктыр аныћ књзләре, явызланса җиргә тљшә аныћ ялкын телләре» (Әњхәдиева Римма, Смәел). «Кибеттә ул сатыла, алуга эшкә ябыша, җић сызганып эшли ул, бар нәрсәне бутый ул» (Хәйруллина Ләйсән, Бљрбаш). «Њзе яна, њзе яндырмый» (Әхмәтҗанов Ансар, Бљрбаш). «Кљн эшли, тљн эшли, кесәдән тљшми» (Вәлиуллин Инсаф, Чутай). «Сљйләп бирә тел белән, сњзе китә юл белән» (Вафин Илмир, Чутай). «Юка гына булса да, башы аныћ бик эшли, китап кебек ачыла, хәрефләре басыла» (Сафиуллин Раниф, Чутай). «Њтә књренмәле мин, кырларым шомартылган. Бер булып керә, җиде булып чыга» (Гимадиева Индира, Салавыч).
Супертабышмаклар иҗат итњ џәм җыюда ић зур баллны Илназ Мићнемуллин, Рљстәм Хәйруллин (Бљрбаш), Татьяна Анисимова, Леонид Максимов, Олег Николаев (Урта Кљшкәт), Дилюс Низамиев (Кенә) тупладылар.
Интернетта фотоальбом.
Абага адресына мәктәпләрдән килгән 70тән артык фото Интернетныћ фотоальбомына урнаштырылды. Ић зур баллар тљп таләпләргә җавап биргән фотоларга бирелде. Таләпләр мондый иде. 1). Фото портрет жанрында булырга, 2). књләме 20-25 кБ тан артмаска, 3).Фотоны электрон почта аша укучы њзе җибәрергә тиеш иде. Шушы љч таләпкә туры килгәннәре књп тњгел иде.
11 сыйныф укучыларына бирелгән мәсьәләләрне тулысынча чишњче Дмитрий Нарузов (Урта Кљшкәт) — 30 балл, Аннан кала Финзия Закирова (Бљрбаш), Ринат Әњхәдиев (Смәел) џәм Ранил Низамов (Алан). Мәсьәләләр «Задачи по физике и методы их решения» (В.А.Балаш, 1983) китабыннан алынган иде. (1.54, 2.45, 2.55, 7.14). Тулы исемлекне нәтиҗәләр битенә кереп карагыз.
30 декабрьдә «Абага чәчәге» олимпиадасында катнашучыларныћ фотоальбомы ачылды.
Соћгы яћалык: нәтиҗәләр битенә беренче тур йомгаклары куелды. 25 декабрьгә кадәр абагага килгән 77 укучыныћ эшенә баллар билгеләнде. Эшләргә анализ џәм җавап вариантлары алга таба биреләчәк
Абага Пәрәвездә тамыр җәя
Соћгы хәбәрләр
(15 декабрь 2005ел.)
Кунак бњлмәсе ачылды. Кереп, фикерләрегезне языгыз. Татарча текст љчен рус хәрефләрен генә файдаланыгыз.
10 декабрьгә кадәр “Абага чәчәге” адресына 15 мәктәптән 60 тан артык фоторәсем џәм физика биремнәренә шулкадәр њк җаваплар килде. Фотоларда алдагы елларда олимпиадада актив катнашкан укучылар да, әле быел гына “абагачылар мәктәбенә” беренче адымнарын атлаган 7-8 класс укучылары да чагылыш тапкан. Фотолар алга таба Интернет битләренә урнаштырылачак џәм беренче тур нәтиҗәләре газета битендә дә биреләчәк.
Хәзер Интернетта абаганыћ љч сайты бар. Беренчесе быелга кадәр эшләп килгән сайт булса, октябрь аенда Интернетка www.abaga2004.narod.ru адресы белән икенче яћа сайт урнаштырылды. Статистика мәгълњматлары буенча бу сайтка ноябрь аенда тљрле кызыксынучылар тарафыннан 300 тапкыр мљрәҗәгать ителгән. Сайтныћ әле берничә бите генә хәрәкәттә. Әле ул эшләнњ стадиясендә генә. Књпләр әле бу сайтныћ адресын да белмидер. Рәхим итегез! Декабрь ахырында бу сайтта фотоальбом битләре дә урын алачак.
Абагачылар љчен љченче сайтны Норма авылы егете Ранил Шәрифҗанов эшләде. Ранил быел гын мәктәпне тәмамлады џәм укуын Казан химия технология университетында дәвам итә. Ранил мәктәптә укыганда ук сайтлар эшләњ буенча тәҗрибә туплады. Норма мәктәбе сайты авторы ул. Сайтлар тљзњ буенча район мәктәпләре укучылары конкурсында беренче урынна яулады. Татарча сайтлар эшләргә љйрәтњче аныћ www.tatsoft.land.ru адресы белән урнаштырылган сайты да республикада татарча сайтлар арасында шактый кић танылу тапты.
Абагачылар љчен аныћ тарафыннан эшләнгән www.abaga.h16.ru сайты нәфис џәм аерым њзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Сайтны кић књләмдә эшләтеп җибәрњ љчен аны тулыландырырга џәм абагачы укучылар, укытучылар џәм башка кызыксынучыларныћ бу сайтка књбрәк мљрәҗәгать итњләре кирәк. Ранилнећ “Абага чәчәге” олимпиадасы эшчәнлеген тагын да яхшырту џәм кићәйтњ буенча њз тәкъдимнәре бар. Ул “Абагада форум” џәм “Он-лайн конкурс” ачып җибәрњ идеясе белән яши. Болар белән тулырак танышу љчен Интернет аша Ранил ачкан сайтка керегез.
“Абага чәчәге” олимпиадасы эшчәнлегенә џәм аныћ Интернет сәхифәсе эшчәнлеген њстерњ юнәлешендә ТР Мәгариф министрлыгыныћ информатизация бњлеге башлыгы Раил Гатауллин да ярдәмгә килде. Ул Интернетта танылып љлгергән “Информатика татарча” сайты авторы. Адресы: www.minem.pochta.ru.
Барлык сорауларга да җавап бирү мәҗбүри түгел. Белгән кадәр эшләгез. Икенче тур сорауларына Җавапларны
2006 елныћ 1 февраленә кадәр мәгариф бүлегенә яки редакциягә җибәрегез. «Абага»ның
электрон адреслары: abaga2004@yandex.ru яки abaga@pochta.ru
|